615

асадуллин
23 Сен, 2017 Комментариев нет

15-летие ТНВ

30 августа в КРК «Пирамида» состоялся праздничный концерт, посвященный 15-летию ТНВ с участием татарской эстрады. Концертную программу открыл Театр танца «Булгары» с вокально-хореографической композицией «Туган ягым- голлэр иле». Также были совместные выступления с концертными номерами с Заслуженным артистом РФ, Народным артистом РТ Альбертом Асадуллиным.

франция общая
30 мая, 2017 Комментариев нет

Париж отмечает «Сабантуй»

На Марсовом поле рядом со знаменитым символом французской столицы — Эйфелевой башней — прошел национальный праздник Татарстана Сабантуй.
Тысячи парижан, а также туристов из многих стран мира радушно принял зеленый травяной ковер Марсова поля, на котором их ждали чудеса из Татарстана.
Перед ними, выступили с народными танцами: Театр танца «Булгары» и «Татарстан» из Набережных Челнов, ансамбль «Казань», «Камские зори» из Елабуги, театр танца «Шарм». Звучали песни на татарском, русском и французском языках в исполнении гостей, в том числе группы «Зу-Ляй-Ля», а также финалистки проекта «Голос» Эльмиры Калимуллиной.

11е
22 Фев, 2017 Комментариев нет

Творческое содружество с Флюрой Янышевой

Отдельная страница биографии Театра танца «Булгары» — творческое содружество с Флюрой Янышевой. Это – творчески одаренный человек с необыкновенно богатой фантазией – привнесла много своего в танец, создала сценический вариант фольклорного действа. Все постановки Флюры, основанные на фольклоре, — оригинальны. Каждая работа имеет свою особинку автора, непохожую на других. Это подкупает и создает ощущение свежести.
Флюра Фаритовна является автором концертных программ: «Древний Мотив», «Нардуган», хореографических постановок: «Рекруты», «Круговая», «Чувал уен», «Брачные игры гусей», «Ак кагэзъ», «Илем», «Плач невесты», «Тала-тала» «Танкур», «Килен килэ», которые вошли в золотой фонд Театра танца «Булгары».
Сотрудничество с Флюрой Янышевой продолжается и по сей день. По приглашению Театра она приехала в Набережные Челны для работы над новыми хореографическими постановками. На сегодняшний день артисты балета полностью погружены в творческий процесс.
Театр надеется, что в ближайших концертных программах зрители увидят новые постановки Флюры Янышевой.

12е 13е 14е

бул
09 Фев, 2017 Комментариев нет

Конкурс-фестиваль народного танца «Город танцует-2017»

Театр танца «Булгары» при поддержке Исполнительного комитета города, Управления культуры объявил конкурс-фестиваль народного танца»Город танцует -2017″. 25 апреля в 10.00 в ДК «КамАЗ» состоятся конкурсные выступления хореографических коллективов. 27 апреля в 19.00 в концертном зале им.Сары Садыковой пройдет гала концерт лауреатов, дипломантов конкурса-фестиваля, церемония награждения.
polozhenie_001 polozhenie1_001 polozhenie2_001 polozhenie3_001

image description
07 Ноя, 2016 Комментариев нет

Концерт корейско-татарской традиционной музыки

Культурный центр Посольства Республики Корея в Российской Федерации рад пригласить всех желающих посетить Концерт корейско-татарской традиционной музыки с участием ансамбля корейских барабанщиков «АРАСА» и татарского театра танца «Булгары», который состоится 4 декабря 2016 года в 19:00 в Концертном зале имени Сары Садыковой. Концерт посвящен укреплению двусторонних дружественных связей с крупнейшими субъектами Российской Федерации при поддержке Посольства Республики Корея в Российской Федерации.

%d0%be%d0%b7%d0%be%d1%80%d0%bd%d0%b0%d1%8f-%d1%85%d0%b0%d0%b1%d1%82%d0%b5%d1%80%d0%bd%d0%b8%d1%81%d1%8f-img_0221
15 Сен, 2016 Комментариев нет

Газета «Шахри Чаллы» от 09.09.2016г. № 67. “Болгар”ның йөзек кашы»

Чаллының талантларга бай шәһәр икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Бездә бәйрәмнәр, бәйге, фестивальләр – барысы да югары дәрәҗәдә уза. Моңа артистлар, иҗат коллективлары, режиссер-куючылар зур өлеш кертә. Алар арасында “Болгар” бию театры артисткасы, балетмейстер Рушания Сабирова да бар.

Гаиләләрендә сәнгатькә гашыйклар булмаса да, Әлмәт кызы Рушания балачагыннан биергә ярата. Шунлыктан ул 10 яшьтән “Ровесники” халык биюләре ансамбеленә йөри. Биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Садретдинова җитәкчелегендә бию сәнгатенең бар нечкәлекләренә төшенә ул. Шул елларда ук Мәскәүдә узган бөтенсоюз фестивалендә үзенең коллективы белән чыгыш ясап, лауреат дәрәҗәсенә ирешә.

Киләчәк язмышын биюдән башка күз алдына да китерә алмаган Рушания, мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1988 елда Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга керә. Студент елларында уку йортының һәм Алабуга шәһәренең барлык мәдәни чараларында актив катнашып, тиз арада популярлык казана.

1991 елда ул “Болгар” ансамбле концертын карый һәм әлеге коллектив иҗатына гашыйк була. Бу ансамбльнең барлыкка килгән вакыты гына. Коллективка талантлы белгечләр кирәк. Училище укытучылары тәкъдиме белән театрның балетмейстеры Юрий Смышляев Рушанияне үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп, язмам герое үзенең язмышын “Болгар” ансамбле белән бәйли һәм моннан үзе дә, коллектив та, шәһәр дә ота гына.

Рушания баштан үк үзен яхшы әзерлекле белгеч итеп таныта, репертуарга тиз керә һәм таланты, тырышлыгы белән аерылып тора. Режиссерлар аңа ышанып, төп рольләрне бирәләр. Казан, Мәскәү, Әстерхан, Йошкар-Ола һәм башка төбәкләрдә беренче гастрольләре уңышлы уза. Рушания башкаруындагы “Шаян Хәбтениса” биюе легендар номерга әйләнә. 20 ел дәвамында әлеге бию тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Рушания Рәис кызы биюләре аша изге күңелле, кунакчыл, шаян татар кызы образын пропагандалый. “Өч кыз”, “Кызлар биюе”, “Бабакай” биюләрен һәрвакыт яратып карыйм. Концерттан кәефем күтәрелеп кайта. Рушания кебек оста биючеләре белән данлы безнең “Болгар”ыбыз, – ди шәһәрдәшебез Гөлниса Зәкиева. Рушаниянең “Чувал уен”, “Ак калфак”, “Нардуган” вокал-хореографик картиналарындагы рольләре дә, төрле милләт биюләре дә тамашачылар күңелендә лаеклы урын тапты.

“Рушания даими эзләнүдә. Ул Россия, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Актив тормыш рәвеше алып бара. Энергияле һәм үз хезмәтенә гашыйк кеше ул. Сәнгатьнең матурлыгын башкалар белән бик теләп бүлешә. 1995 елда Измирда халык иҗатының II халыкара фестивалендә Төркия халкын һәм фестиваль кунакларын татар сәнгатенә гашыйк итеп кайтты. 1997 елда “Болгар” ансамбленең Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән бергә эшләнгән “Ага базар” программасында ул төп рольне – татар кызын башкарды,” – ди үзенең хезмәткәре белән горурланып, ансамбль директоры Рушания Кулакова.

Үз хезмәтен яратып башкаргангадыр инде, Рушания Сабирова кайда гына чыгыш ясаса да, уңышка һәм тамашачыларның мәхәббәтенә ирешә. Ул Пакыстанда, Казахстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә узган төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдән дипломнар, призлы урыннар алып кайта. Төркия, Португалия, Испания, Франция һәм башка илләрдәге халыкара фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.

Төп эшеннән тыш, Рушания ханым милләттәшләребезгә илебезнең төрле төбәкләрендә уза торган Сабан туйларын оештырырга булыша. Шәһәр күләмендәге чаралар да аның катнашыннан башка узмый. Һөнәри һәм рәсми бәйрәмнәрне, “Дакар” ярышында катнашучыларны каршы алуны, “Сабан туе”, “Сабан туе гүзәле”, “Супер әби” бәйгеләрен һәм башка бик күп чараларны матур һәм эчтәлекле итеп уздыруга зур өлеш кертә. Әлеге чараларның балетмейстеры-куючысы була ул.

Рушания ханым – күпкырлы талант иясе. “Болгар” ансамбленә киемнәр тектергәндә дә аның киңәшен тыңлыйлар. Нәтиҗәдә киемнәр матур һәм зәвыклы килеп чыга. Рушания Сабированы “Болгар” бию театрына нигез салучыларның берсе, коллективның йөзек кашы дисәм дә ялгыш булмастыр. Аның биредә эшләвенә ике дистәдән артык вакыт узып киткән. Шул дәвер эчендә күпме биюләр башкарылган, күпме программалар әзерләнгән. Иң мөһиме: аларның чыгышын һәр җирдә көтеп алалар. Бу, әлбәттә, иҗат коллективына югары бәя. “Шунысы куанычлы, бер концертыбызны караган тамашачы безнең программаларга даими йөри. Шуңа күрә без һәрвакыт программаны яңартабыз һәм яңа сезонны ел саен 7 октябрьдә “КАМАЗ” мәдәният сараенда ачып җибәрәбез. Бу юлы да тамашачыларбызга яңа программа әзерлибез”, – ди ул.

Рушания Сабированың дәртле биюләре Альберт Әсәдуллин, Виталий Агапов, Гөлдания Хәйруллина, Резидә Шәрәфиева концертларының күркәм бизәге ул.

Иҗат мөмкинлекләре тудырган өчен бүгенге директор Рушания Кулаковага, репертуар төзү серләренә төшендергән өчен беренче җитәкчеләре Ринат Шәмсетдиновка рәхмәтле ул. Яңа биюләр куйганда Роза Кәшбиевна кебек остазларының киңәшләрен истә тота. “Алар биргән белемнәргә нигезләнеп, куелган биюләребез аша татар халкының күңел байлыгын киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз”, – ди ул.

Рушания ханымның фидакарь хезмәте күп тапкырлар Чаллы хакимияте, мәдәният идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнде һәм Мэр премиясе белән дә бүләкләнде. Узган елда исә аңа “Татарстанның атказанган артисты” дигән Мактаулы исем бирелде. Әлеге бүләкне Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алу икеләтә шатлык булгандыр, мөгаен.

Рушания Сабирова “Эшкә күтәренке кәеф белән киләм, өйгә күтәренке күңел белән кайтам”, – ди. Димәк, ул чын мәгънәсендә бәхетле язмыш иясе. Өйдә аны яраткан гаиләсе көтә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Эмиль – КФУның 4 курс студенты, Дарина 8 сыйныф укучысы. Рушания ханым алар өчен аш бүлмәсеннән чыкмаска да риза. Еш кына ул балаларын пицца, ролл һәм башка тәмле ризыклар белән сыйлый.

Күп вакыты иҗатка, гаиләгә китсә дә, Рушания ханым спорт белән дә дус. Ул эш көнен “Тонус” сәламәтләндерү үзәгендәге бассейнда йөзүдән башлый. Шулай ук җае чыкканда тирга бара, волейбол уйнарга ярата. Балаларын да спорт белән дус булырга өнди.

Татарстанның атказанган артисты Рушания Сабирова хезмәте белән кешеләргә шатлык өләшә. Ул – халык иҗатын популярлаштыру һәм пропагандалауга, гореф-гадәтләрне, традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән фидакарь зат. Киләчәктә дә, без тамашачыларын сөендереп яшәсен иде ул.