615

%d0%be%d0%b7%d0%be%d1%80%d0%bd%d0%b0%d1%8f-%d1%85%d0%b0%d0%b1%d1%82%d0%b5%d1%80%d0%bd%d0%b8%d1%81%d1%8f-img_0221
15 Сен, 2016 Комментариев нет

Газета «Шахри Чаллы» от 09.09.2016г. № 67. “Болгар”ның йөзек кашы»

Чаллының талантларга бай шәһәр икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Бездә бәйрәмнәр, бәйге, фестивальләр – барысы да югары дәрәҗәдә уза. Моңа артистлар, иҗат коллективлары, режиссер-куючылар зур өлеш кертә. Алар арасында “Болгар” бию театры артисткасы, балетмейстер Рушания Сабирова да бар.

Гаиләләрендә сәнгатькә гашыйклар булмаса да, Әлмәт кызы Рушания балачагыннан биергә ярата. Шунлыктан ул 10 яшьтән “Ровесники” халык биюләре ансамбеленә йөри. Биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Садретдинова җитәкчелегендә бию сәнгатенең бар нечкәлекләренә төшенә ул. Шул елларда ук Мәскәүдә узган бөтенсоюз фестивалендә үзенең коллективы белән чыгыш ясап, лауреат дәрәҗәсенә ирешә.

Киләчәк язмышын биюдән башка күз алдына да китерә алмаган Рушания, мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1988 елда Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга керә. Студент елларында уку йортының һәм Алабуга шәһәренең барлык мәдәни чараларында актив катнашып, тиз арада популярлык казана.

1991 елда ул “Болгар” ансамбле концертын карый һәм әлеге коллектив иҗатына гашыйк була. Бу ансамбльнең барлыкка килгән вакыты гына. Коллективка талантлы белгечләр кирәк. Училище укытучылары тәкъдиме белән театрның балетмейстеры Юрий Смышляев Рушанияне үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп, язмам герое үзенең язмышын “Болгар” ансамбле белән бәйли һәм моннан үзе дә, коллектив та, шәһәр дә ота гына.

Рушания баштан үк үзен яхшы әзерлекле белгеч итеп таныта, репертуарга тиз керә һәм таланты, тырышлыгы белән аерылып тора. Режиссерлар аңа ышанып, төп рольләрне бирәләр. Казан, Мәскәү, Әстерхан, Йошкар-Ола һәм башка төбәкләрдә беренче гастрольләре уңышлы уза. Рушания башкаруындагы “Шаян Хәбтениса” биюе легендар номерга әйләнә. 20 ел дәвамында әлеге бию тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Рушания Рәис кызы биюләре аша изге күңелле, кунакчыл, шаян татар кызы образын пропагандалый. “Өч кыз”, “Кызлар биюе”, “Бабакай” биюләрен һәрвакыт яратып карыйм. Концерттан кәефем күтәрелеп кайта. Рушания кебек оста биючеләре белән данлы безнең “Болгар”ыбыз, – ди шәһәрдәшебез Гөлниса Зәкиева. Рушаниянең “Чувал уен”, “Ак калфак”, “Нардуган” вокал-хореографик картиналарындагы рольләре дә, төрле милләт биюләре дә тамашачылар күңелендә лаеклы урын тапты.

“Рушания даими эзләнүдә. Ул Россия, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Актив тормыш рәвеше алып бара. Энергияле һәм үз хезмәтенә гашыйк кеше ул. Сәнгатьнең матурлыгын башкалар белән бик теләп бүлешә. 1995 елда Измирда халык иҗатының II халыкара фестивалендә Төркия халкын һәм фестиваль кунакларын татар сәнгатенә гашыйк итеп кайтты. 1997 елда “Болгар” ансамбленең Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән бергә эшләнгән “Ага базар” программасында ул төп рольне – татар кызын башкарды,” – ди үзенең хезмәткәре белән горурланып, ансамбль директоры Рушания Кулакова.

Үз хезмәтен яратып башкаргангадыр инде, Рушания Сабирова кайда гына чыгыш ясаса да, уңышка һәм тамашачыларның мәхәббәтенә ирешә. Ул Пакыстанда, Казахстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә узган төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдән дипломнар, призлы урыннар алып кайта. Төркия, Португалия, Испания, Франция һәм башка илләрдәге халыкара фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.

Төп эшеннән тыш, Рушания ханым милләттәшләребезгә илебезнең төрле төбәкләрендә уза торган Сабан туйларын оештырырга булыша. Шәһәр күләмендәге чаралар да аның катнашыннан башка узмый. Һөнәри һәм рәсми бәйрәмнәрне, “Дакар” ярышында катнашучыларны каршы алуны, “Сабан туе”, “Сабан туе гүзәле”, “Супер әби” бәйгеләрен һәм башка бик күп чараларны матур һәм эчтәлекле итеп уздыруга зур өлеш кертә. Әлеге чараларның балетмейстеры-куючысы була ул.

Рушания ханым – күпкырлы талант иясе. “Болгар” ансамбленә киемнәр тектергәндә дә аның киңәшен тыңлыйлар. Нәтиҗәдә киемнәр матур һәм зәвыклы килеп чыга. Рушания Сабированы “Болгар” бию театрына нигез салучыларның берсе, коллективның йөзек кашы дисәм дә ялгыш булмастыр. Аның биредә эшләвенә ике дистәдән артык вакыт узып киткән. Шул дәвер эчендә күпме биюләр башкарылган, күпме программалар әзерләнгән. Иң мөһиме: аларның чыгышын һәр җирдә көтеп алалар. Бу, әлбәттә, иҗат коллективына югары бәя. “Шунысы куанычлы, бер концертыбызны караган тамашачы безнең программаларга даими йөри. Шуңа күрә без һәрвакыт программаны яңартабыз һәм яңа сезонны ел саен 7 октябрьдә “КАМАЗ” мәдәният сараенда ачып җибәрәбез. Бу юлы да тамашачыларбызга яңа программа әзерлибез”, – ди ул.

Рушания Сабированың дәртле биюләре Альберт Әсәдуллин, Виталий Агапов, Гөлдания Хәйруллина, Резидә Шәрәфиева концертларының күркәм бизәге ул.

Иҗат мөмкинлекләре тудырган өчен бүгенге директор Рушания Кулаковага, репертуар төзү серләренә төшендергән өчен беренче җитәкчеләре Ринат Шәмсетдиновка рәхмәтле ул. Яңа биюләр куйганда Роза Кәшбиевна кебек остазларының киңәшләрен истә тота. “Алар биргән белемнәргә нигезләнеп, куелган биюләребез аша татар халкының күңел байлыгын киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз”, – ди ул.

Рушания ханымның фидакарь хезмәте күп тапкырлар Чаллы хакимияте, мәдәният идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнде һәм Мэр премиясе белән дә бүләкләнде. Узган елда исә аңа “Татарстанның атказанган артисты” дигән Мактаулы исем бирелде. Әлеге бүләкне Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алу икеләтә шатлык булгандыр, мөгаен.

Рушания Сабирова “Эшкә күтәренке кәеф белән киләм, өйгә күтәренке күңел белән кайтам”, – ди. Димәк, ул чын мәгънәсендә бәхетле язмыш иясе. Өйдә аны яраткан гаиләсе көтә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Эмиль – КФУның 4 курс студенты, Дарина 8 сыйныф укучысы. Рушания ханым алар өчен аш бүлмәсеннән чыкмаска да риза. Еш кына ул балаларын пицца, ролл һәм башка тәмле ризыклар белән сыйлый.

Күп вакыты иҗатка, гаиләгә китсә дә, Рушания ханым спорт белән дә дус. Ул эш көнен “Тонус” сәламәтләндерү үзәгендәге бассейнда йөзүдән башлый. Шулай ук җае чыкканда тирга бара, волейбол уйнарга ярата. Балаларын да спорт белән дус булырга өнди.

Татарстанның атказанган артисты Рушания Сабирова хезмәте белән кешеләргә шатлык өләшә. Ул – халык иҗатын популярлаштыру һәм пропагандалауга, гореф-гадәтләрне, традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән фидакарь зат. Киләчәктә дә, без тамашачыларын сөендереп яшәсен иде ул.

Лейла Асадуллина
07 Июн, 2016 Комментариев нет

Лейла Асадуллина в финале конкурса «Сабантуй гузэле-2016»

2 июня в концертном зале имени Сары Садыковой состоялся финал конкурса «Сабантуй гуз?ле — 2016». На корону главной красавицы национального праздника претендовали 10 челнинок в возрасте от 17 до 25 лет. В этом числе претенденток была и наша артистка балета Лейла Асадуллина.

Финал нынешнего конкурса был посвящен 130-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. Хореографическое мастерство девушки осваивали под руководством артистки балета театра танца «Булгары», репетитора женского состава Рушании Сабировой.

Девушки выходили на сцену в костюмах для никаха, исполнили танцы, участвовали в театрализованном представлении.Таким образом конкурсантки продемонстрировали жюри свои знания татарского языка и истории родного края, творческие способности. По итогам всех испытаний Лейла стала победителем в номинации «Ин Нэзэкатьле» (Самая изящная)

лена и наиль
24 мая, 2016 Комментариев нет

Семейная династия Елена Зарянова и Наиль Соловьев

Статья в газете «Шахри Чаллы» от 15.04.2016г. № 27 (4299).
Бию – к??елне? сихри теле ул. Биючел?рне? б?еклеге техникада т?гел, ? аларны? кичерешл?ренд?, рухи хал?тл?ренд?, дил?р. “Болгар” д??л?т ?ыр театры биючел?ре, Татарстанны? атказанган артистлары Наил Соловьев бел?н Елена Зарянованы? чыгышын карагач, бу с?зл?рне? хаклыгына инанасы?. С?нгатьне яратучылар аларны ??рвакыт ?ылы кабул ит?. Алар ансамбльне? ген? т?гел, к?ренекле эстрада артистлары концертларыны? да к?рке.
Биюг? м?х?бб?т аларда кечкен?д?н т?рбиял?н?. Ике илд?, берсе – Россияд?, икенчесе Азербай?анда туган яшьл?рне табыштырып кавыштыручы да – бию с?нгате. ?йтк?немч?, Наил Бакуда туа. Аннары аларны? гаил?се КАМАЗ т?зелеше г?рл?г?н Чаллыга кайтып урнаша. ?тисе автогигантта хезм?т куя. Кечкен?д?н биерг? яраткан Наил с?нгать м?кт?бене? хореография б?леген? укырга кер?. Шунда Елена бел?н очраша. Аларны Татьяна Насыйбуллина, Венера Ситдыйкова, Лилия Кинзекеевалар биерг?, с?хн? осталыгына ?йр?т?. Шул вакытта ук педагоглар талантлы яшьл?рг? зур ?метл?р баглый.
Тормышларын биюд?н башка к?з алдына да китер? алмаган Наил бел?н Елена да хореографияд?н аерылмаска карар кылалар. М?кт?пт?н со? 5 ел Чаллыны? с?нгать училищесында укыйлар. Аннары Наил бераз Татар д??л?т ?ыр ??м бию ансамбленд? эшли. Х?рби хезм?тт?н кайткач, “Болгар” д??л?т ?ыр театрына эшк? урнаша. ? Елена шул театрда эшл?п, лаеклы ялга чыга, “Хезм?т ветераны” д?р???сен? иреш?. Тик яраткан эшенн?н аерылмый, “Болгар”да эшен д?вам ит?.
“25 еллык тарихы булган коллективыбызда Наил бел?н Еленаны? ?з урыны бар. Алар тырыш ??м талантлылар. Хезм?тл?ре бел?н яшьл?рг? ?рн?к”, – ди “Болгар” ?ыр театры директоры, Татарстанны? атказанган м?д?ният хезм?тк?ре Рушания Кулакова.
“Бу биючел?рне мин Г?лдания Х?йруллина концертларында еш к?р?м. Лирик ??м шаян биюл?рне бик оста башкаралар. Аларга кушылып биисел?р кил?. Талантлары ??м хезм?тл?ре ?чен р?хм?т”, – ди лаеклы ялдагы укытучы Н?злия В??иева. Чыннан да, Наил бел?н Еленаны? “Эль” дуэты Г?лдания Х?йруллина, Ш?ф?гать Салихов, Резид? Ш?р?фиева бел?н Равил Галиев концертларыны? матур биз?ге булып тора. “Концертлар ?чен биюл?рне д? ?зебез куябыз, киемн?рне д? тектер?без. “Танкур” дип исемл?нг?н заманча стильд?ге татар биюен, “М?х?бб?т” дип аталган партияне тамашачылар аеруча ярата”, – ди Елена Зарянова.
“Болгар” ансамбленд? ис? алар балетмейстер Юрий Смышляев бел?н берг? берсенн?н-берсе матур, з?выклы композициял?р тудыралар. Т?рле милл?т халыклары, заманча, классик биюл?рне тамашачылар ?ылы кабул ит?. Коллектив элегр?к чит илл?рд?, Россияд? гастрольл?рд? еш була иде. Икътисадый тотрыксызлык “Болгар”га да кагылмыйча калмый. Х?зер алар Татарстан ш???рл?ре буйлап кына й?рил?р. Татарстанны? халык артисты Альберт ?с?дуллин бел?н гастрольг? барырга ?ыеналар. “Санкт-Петербургта симфоник оркестрга кушылып биедек. Тере музыкага, шундый зур с?хн?д? бию ?ылы т?эсирл?р калдырды. Аны а?латып та булмый”, – ди Елена.
Б?генге к?нд? алар б?ек татар шагыйре Габдулла Тукайны? тууына 130 ел тулуга, ?и?? б?йр?мен? багышланган программаларга репетиция ясыйлар. Алар бик т? эчт?лекле, з?выклы булачак. Концертны “Туган тел” ?ыры бел?н т?мамлыйлар. “Бу программаны м?кт?п укучыларына да, ?лк?нн?рг? д? к?рс?т?без”, – ди Рушания Кулакова. – Чаллыда бию с?нгатен? зур игътибар бир?л?р. Биред? аны? классик, модерн, эстрада ??м башка юн?лешл?ре ?сешт?. Шунлыктан, 29 апрельд?, Халыкара бию к?ненд? Сара Садыйкова исеменд?ге концерт залында барлык и?ат коллективлары катнашында “Ш???р бии” дип исемл?нг?н программа к?рс?т?без. Наил бел?н Елена да анда чыгыш ясап, тамашачыларны кабат ?зл?рене? талантлары бел?н с?ендерерл?р.”
Татарстанны? атказанган артистлары Елена бел?н Наил биюне яш?? р?веше итк?нн?р. Алар ??рвакыт эзл?н?д?. “Болгар” бию ансамбленд? д? эшлил?р, “Дельфин” бассейнында хореография буенча тренер вазифаларын да башкарлар. Уллары Ефемий биюне яратса да, спортны ?з итк?н, й?з?рг? й?ри. 9нчы сыйныфны т?мамлагач, педагогия к?ллиятене? дизайнер с?нгате факультетына укырга керерг? ?ыена.
Наил Соловьев бел?н Елена Зарянова ?чен бию яш?? р?веше. Алар ?зл?рене? тормышларын биюд?н башка к?з алдына да китер? алмыйлар. “С?хн?д?н халкыбызга д?ртле, матур композициял?р к?рс?теп, тамашачыларны матурлык д?ньясына керт? алуыбыз бел?н без бик б?хетле”, – дил?р алар. Ш???ребезне? танылган биючел?рене? и?ат д?рте беркайчан да с?релм?сен!
З?лфия ГАЛИМ

xasgXK1ckvs
11 Мар, 2016 Комментариев нет

Смышляев Юрий Павлович награжден знаком отличия «За заслуги перед городом Набережные Челны»

Сегодня состоялось итоговое совещание отрасли культуры. В финале состоялась церемония награждения на которой был награжден знаком отличия
«За заслуги перед городом Набережные Челны» главный балетмейстер Театра танца «Булгары» «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан» Смышляев Юрий Павлович. Поздравляем!